Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 сентябрь 2020, 17:33

Прививка турында онытма!

Башкортстанда 287 мең кеше грипптан прививка ясатырга өлгергән

Гомум алганда, барлыгы 2 миллион кешене вакцинацияләү планлаштырыла. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин оператив киңәшмәдә белдерде.
1 сентябрьдә Башкортстан 516 мең доза гриппка каршы вакцина кабул итте. Медицина учреждениеләре аның 56 процентын кулланырга өлгергән дә инде. Вакцинацияләүне 25 сентябрьгә кадәр тәмамлау күзаллана. БР Сәламәтлек саклау министрлыгы прививкаларның икенче партиясенә заявка җибәргән.
Фото: ruspekh.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Privivka-turinda-onitma-456045/
Читайте нас: