Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2020, 16:02

Ит ашаган ир-ат дәртле була!

Иң яхшысы - сарык һәм сыер малы ите

Табиблар ир-егетләргә ни өчен даими ит ашарга кирәклеге
турында сөйләде.
Бу хакта "Россия 1" каналы эфирында табиб-диетолог,
медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург сөйләде.
Белгеч аңлатуынча, бу ризык тестостерон дәрәҗәсен күтәрә,
чөнки анда аксым һәм цинк бар. Аның раславы белән
доктор Сергей Агапкин да килешә. Ул, кешеләрне махсус
диетага утыртып, тикшеренүләр үткәрүләре турында
сөйләде. Бер ай буена ит ашамаучыларда канда тестостерон
дәрәҗәсенең җитди кимүе күзәтелгән. Бер яктан, бу
агрессивлыкның кимүенә ярдәм итсә, икенче яктан,
арыганлыкка һәм либидоның түбәнәюенә китергән.
Моннан тыш, ит гемоглобинны арттыра, шулай ук
иммунитетны күтәрә һәм мускул массасы үсешенә ярдәм
итә.
Диетолог билгеләвенчә, иң яхшысы - сарык һәм сыер малы
ите, чөнки алар аксым һәм В12 витаминына бай.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/It-
ashagan-ir-d-rtle-bula-459383/
Читайте нас: