Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 сентябрь 2020, 14:34

Коронавирустан вакцина һәркемгә дә ярыймы?

Бүген коронавирустан вакцина ясату турында күп сөйлиләр

Әмма бу препарат бар кешегә дә килешәме соң? Әллә инде чикләүләр бармы?
Бу сорауларга Русия фәннәр академиясе академигы, Сечен университетының клиник иммунология һәм аллергология кафедрасы мөдире Александр Караулов җавап биргән. Аның әйтүенчә, яңа тип коронавирус COVID-19дан вакцинация һәркемгә дә килешеп бетмәячәк.
Академик аңлатуынча, онкологик, шулай ук аутоиммун һәм ревматология чирләре әлеге првивканы ясатуга каршылык була алмый. Әмма беренчел иммунодефицитлы гражданнарга кайбер чикләүләр белән очрашырга туры киләчәк.
Академик якын көннәрдә грипптан прививка эшләтергә киңәш итә. Чөнки COVID-19дан вакцина ил буенча таралганчы вакыт үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, пандемия башланганнан алып дөньяда 29 миллионнан артык кеше коронавирус белән чирләде. 20 миллионга якын кеше чирне җиңә алды, ә 900 меңнән күбрәге якты дөньядан китеп барды.
Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 1 миллионнан артты. Русия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, 100 мең кеше исәбеннән алганда, чирләүчеләр саны буенча безнең ил дөньяда – 40нчы урында, ә үлем күрсәткече буенча 100нче урында тора.
Моннан тыш, Русия иң беренче ил булып COVID-19дан вакцина әзерләде һәм аны рәсми теркәде. Препаратка “Спутник V” дип исем бирделәр.
“Спутник V” вакцинасы ике этапта – 21 көн ара белән эшләнелә.
Чыганак: https://omet rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirustan-vaktsina--rkemg-d-yariymi-463700/
Читайте нас: