Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 сентябрь 2020, 13:41

Диспансеризация үтәргә буламы?

Пандемия аркасында медицина учреждениеләрендә диспансеризация үткәрү туктатылып торды.

. Әле БР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 7 сентябрендә дөнья күргән 899-А санлы приказы нигезендә диспансеризацияне дәвам итү планлаштырылган.
18-39 яшь аралыгындагы кешеләр диспансеризацияне - 3 ел саен, 40 яшьтән узганнар ел саен үтә ала.
Әлеге вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хәвеф төркемендәгеләр, бронх-үпкәләр, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системасы чирләре булган кешеләр COVID-19 белән бәйле чикләүләр тулысынча алынгач үтә ала.
Пандемиядән соң профилактик чаралар турында онытмагыз!
  • Табибка юлланыр алдыннан поликлиникага регистратурага шалтыратып, алдан язылырга кирәк! Шулай ук дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында табибка алдан ук электрон язылу таләп ителә.
  • “Комплекслы язылу” хезмәтеннән файдаланыгыз: бер көнне берничә табибка күренергә була.
  • COVID-19 кичергән кешеләр вирус билгеләре булмаганда һәм лаборатория тикшерүе аша үткән 2 тискәре нәтиҗә булганда медицина тикшерүе үтә ала.
  • Югары температурасы булган, вируста шикләнелгән пациент эпидемиягә каршы беренчел чараларның оператив планына ярашлы изоляцияләнәчәк.
  • Мәҗбүри рәвештә 1,5 метр аралыкны саклагыз, битлек кияргә онытмагыз, термометрия үтегез!
  • Үзегез белән паспорт һәм медицина страховкасы полисын алырга онытмагыз.
  • Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Рифмир Вальмир улы Хәсәнов.
    Читайте нас: