Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 сентябрь 2020, 17:30

Ике телле кыз балага операция ясаганнар

Татарстан табиблары ике айлык баланы тикшергәндә, аның ике теле булуын ачыклаган

Ашатканда коса башлагач, әти-әнисе баланың авызында чит әйбер күреп ала.
Татарстан табиблары ике айлык баланы тикшергәндә, аның ике теле булуын ачыклаган. Шуннан соң сабыйга Республика балалар клиник хастаханәсендә операция ясаганнар. Бу вакыйга турында хастаханәнең инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Сабый бала тыныч кына үсә, аның ашавы, сулыш алуы, йокысы белән бернинди борчулары булмый. Ләкин ике айлык бала ашатканда косып җибәрә һәм әти-әнисе авыз куышлыгында чит әйбер булуын абайлап ала. Аннары күзәтә торгач, бу сәер әйбер гел күренгәли. Баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.

Нәни кызчыкның сәламәтлеге белгечләрне борчуга сала, алар аның авыз куышлыгын карагач, бернинди чит әйбер тапмый. Баланы өстәмә тикшеренүгә җибәрәләр. Шуннан соң борын куышлыгында чит әйбер булуы ачыклана. Табиблар балага наркоз ясап, аның борын-тамак юлларын тикшерә.
«Эндоскоп ярдәмендә тикшергәндә, борын куышлыгында чит үсенте табылды. Ул үсенте калын „аяк“ кебек әйбергә ябышып үскән. Ул өске аңкауга береккән һәм бик җайлы гына итеп борын куышлыгына үскән. Бу үсенте хәрәкәтчән, аны тартып карагач, без „аякка“ берегеп үскән чып-чын тел күреп алдык», — дип сөйли республика балалар клиник хастаханәсенең ЛОР бүлеге җитәкчесе Елена Лучкина.
Әлеге үсентене табиблар кисеп алган, аны морфологик яктан тикшерүгә биргәннәр. Анализлар бу үсентенең чыннан да тел тукымасы булуын раслаган. Табиблар медицина әдәбиятын җентекләп карый, һәм үзләренең бик сирәк аномалия белән очрашуын аңлап ала.
Бу — хористия — формалашкан тукыма өлеше, ул мондый тукыма очрамый торган башка урынга үсә. Әлеге очракта ул — борын куышлыгына үскән тел, диелә хәбәрдә.
«Мондый аномалия бик сирәк очрый. Бу тел тагын да үсеп, борын аша сулыш алуга комачаулар иде. Әти-әнисенең вакытында күреп алуы, табибларның осталыгы нәтиҗәсендә, бала белән бар да яхшы. Әгәр бу үсенте авыз куышлыгына да җиңел генә үтеп керсә, аскарак төшсә бигрәк тә, бала һәлак булырга мөмкин иде», — ди белгеч.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/24-09-2020/tatarstanda-ike-telle-kyz-balaga-operatsiya-yasagannar-5774147
Читайте нас: