Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 сентябрь 2020, 11:00

Уралда ике балалы яшь әни үлгән

«Аппендицит урынына гинекология буенча дәвалаганнар»

29 яшьлек Екатерина җиде көн газап чиккәннән соң вафат булган.
Первоуральск шәһәрендә мәрхүмә 29 яшьлек Екатерина Ямщикованың туганнары диагнозны дөрес куймаган хирургны эштән җибәрүне таләп итә. Первоуральск шәһәрендә хастаханәдә яшь ана үлеменнән соң җинаять эше ачыла, аңа дөрес диагноз куелмаган булган. Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре табибларның гаеплеме-юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
29 яшьлек Екатерина Ямщикова аппендициттан үлә. Ә аны хастаханәгә гинекология бүлегенә җибәргән булганнар. Хәзер туганнар гаделлек эзли һәм вакытында ярдәм күрсәтә алмаган хирургны эштән кууны тели. Мәрхүмәнең ике кечкенә баласы ятим һәм ире тол калган.
Үлгән хатынның туганнарын яклаучы адвокат, юрист Юлия Федотова әйтүенчә, бу эшне озак вакыт урыннан кузгата алмаганнар.
«Екатерина үлеменнән соң, 109 нчы маддәнең 2 өлеше буенча „ваемсызлык аркасында үлемгә китерү“ һәм „профессиональ бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен“ җинаять эше кузгатылды. Эш тикшерелде, экспертиза үткәрелде. Аннары ул туктады, эшне полициягә „куркынычта калдыру“ буенча 129 нчы маддә белән тапшырдылар. Тикшерү комитеты 109 маддә буенча билгеләр юк дигән карар кабул итте. 24 сентябрьдә Тикшерү комитеты 293 маддәнең 2 өлеше буенча „кеше үлеменә китергән битарафлык“ буенча җинаять эше ачты», — ди ул.
Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе бу хәл турында аңлатма бирмәгән.
Фаҗига 2019 елның мартында була. 29 яшьлек Екатерина Ямщикованың эче авырта, коса, эче китә һәм температурасы күтәрелә. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Фельдшер хатын-кызга аппендицитның барлык билгеләре дә булуын әйтә. «Бер атнадан өйгә кайтырсыз», — дип тынычландыра. Екатеринаны Первоуральск шәһәр хастаханәсенә илтәләр һәм дежур хирургка тапшыралар.
«Дежур хирург беренче алты сәгатьтә пациентка лапароскопия ясарга һәм шуннан соң аппендицит диагнозы булмавын расларга тиеш. Ләкин ул моны эшләмәде, хатынны гинекология бүлегенә җибәрде, анда да пациентка диагноз куя алмаганнар. Екатерина җиде көн газап чикте, дөресрәге үлде. Ярганнан соң, Екатеринаның аппендициттан үлүе билгеле булды», — ди адвокат.
Мәрхүмәнең туганнары Первоуральск шәһәр хастаханәсен судка биреп, мораль зыян өчен ике миллион йөз мең сум алды. Шулай ук суд ​​хирург та аларга бер миллион йөз алтмыш мең сум түләргә тиеш дип карар чыгарды. Ләкин Екатерина Ямщикованың туганнары гаделлек булуын тели. Алар кызларының тормышын җимергән табибны эштән куарга кирәк дип саный, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/27-09-2020/appenditsit-urynyna-ginekologiya-buencha-d-valagannar-uralda-ike-balaly-yash-ni-lg-n-5774416
Читайте нас: