Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 октябрь 2020, 11:30

Аякларың сызласа... лавр куллан

Халык дәвасының файдасы ифрат зур: кайбердә, хәтта дару-уколлар ярдәм итмәгән очракта, нәкъ шушы алымнар килешеп куя. Сезнең игътибарга аякның сызлавын баса торган рецепт тәкъдим итәбез

Моның өчен өч кап лавр яфрагы алырга кирәк. Аның берсен 10 литрлы бидрәдәге суга салып, кайнатып чыгарыгыз. Суны аяклар пешмәслек булганчы суытыгыз һәм 20 минут дәвамында аякларны шушы суда тотыгыз. Аннан җылы оеклар кияргә кирәк.
Суны түгәргә ашыкмагыз. Икенче көнне шушы ук суга икенче каптагы лавр яфрагын салып кайнатырга һәм аякны 20 минут тыгып утырырга кирәк.
Өченче капны да шулай ук кулланырга.
Мондый дәваны ярты ел саен кабатларга мөмкин.
Аяк-кулларыгыз сызламасын, сәламәт булыгыз!
Читайте нас: