Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 октябрь 2020, 18:23

Р. Хәбиров: район матур, чиста, басулар чәчелгән

Өлкәннәр көнендә республика Башлыгы районда берьюлы ике ФАПны ачу тантанасына килде

Аларның берсе Таштамак авылында үз ишекләрен ачты. Фельдшер-акушерлык пункты Таштамак һәм Усман авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Анда 790 кеше яши, шул исәптән 135 бала һәм 150 пенсионер.
-Нинди дә булса уңай эмоцияләр аласым килеп, мин сезнең янга ФАПларны ачу тантанасына килергә уйладым, - дип җылы сәламләде таштамаклыларны Радий Хәбиров.
Авыл халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов котлады.
- Сезгә сәламәтлек, яңа ФАПка тикшерелер өчен генә килүегезне телим. Соңгы елларда «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авыл биләмәләрендә бер-бер артлы модульле ФАПлар актив эшли башлады. Ел ахырына алар Иске Ибрай, Тукай һәм Усман авылларында барлыкка киләчәк. Өч ел дәвамында тагын шундый тугыз модуль урнаштырырга телибез, - диде Зөфәр Җәүдәт улы.
«СБС – Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең подрядчы оешмасы 10 ай эчендә Таштамак мәктәбе территориясендә 67 кв. м мәйданлы ныклы, кирпеч бина тергезгән. Аны төзүгә һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан 6,5 миллион сум акча тотынылган. Кайнар су үткәрелгән, «җылы идән» системасы урнаштырылган. Авылда медицина үзәгенә тигез асфальт юл алып бара. Аны юл ремонтлау-төзү идарәсе юлчылары салган. Бу максатларга район бюджетыннан 1, 2 миллион сум акча бүленгән.
Медицина учреждениесенә 33 ел эш стажы булган фельдшер-акушер Людмила Тимофеева җитәкчелек итә, ә чисталык һәм тәртипне санитарка Рәйфа Васильева күзәтеп торачак. Алар бу көнне танылган авылдашларыннан күп котлаулар һәм чәчәкләр алдылар.
- Сезгә дәваланырга урын булсын өчен, авыл медицинасын тергезергә телибез, өстәвенә сездә тәҗрибәле фельдшер эшли, - дип мөрәҗәгать итте Радий Фәрит улы җыелучыларга.
- Республика шундый кешеләр аркасында яши, – дип ассызыклады ул, Людмила Витальевнаны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә кушып. - Гомумән, район миңа бик ошады. Матур, чиста, басулар чәчелгән. Һәм без авылыбыз үссен, кешеләргә уңайлы булсын өчен, барысын да эшләргә тырышачакбыз.
Республика җитәкчесе фельдшер, акушерка, процедура һәм яраларны бәйләү бүлмәләрен карады.
Корманай фельдшер-акушерлык пунктына бару да бәйрәм атмосферасында узды. Ул 600гә якын кешегә, шул исәптән Иске Әпсәләм авылында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. Торак пунктлар якын урнашкан. Шуңа күрә Иске әпсәләмлеләргә медицина ярдәме алу өчен җәяү дә барып җитәргә мөмкин.
Объект төзелеше дә шул ук суммага төшкән.
ФАП мөдире, тәҗрибәле медик Ильмира Әбуталипова, барлык пациентларның да диярлек авыру тарихын белә.
Радий Хәбиров Корманай авылының өлкән яшьтәге халкы белән аралашты. Өлкән буынның сәламәтлегенә һәм активлыгына ярдәм итүгә юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру турында сөйләде, авыргазылыларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Читайте нас: