Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2020, 11:56

Стәрлетамакта яңа госпиталь төзеләчәк

Республика башлыгы Радий Хәбиров бу турыда Хөкүмәтнең атна саен үтүче оператив киңәшмәсендә белдерде

2020 елның 15 декабренә кадәр Стәрлетамакта яңа инфекция госпитале төзеләчәк. Республика башлыгы Радий Хәбиров бу турыда Хөкүмәтнең атна саен үтүче оператив киңәшмәсендә белдерде.
Проектның нигезе итеп Уфа районында төзелгән инфекция үзәге алыначак. Әйткәндәй, төбәк башлыгы 3 октябрьдә COVID- госпитальның “кызыл зонасы”нда булган иде.
—Табиблар биредә эшләве уңайлы диләр. Коридорлар киң, түшәмнәр биек, һавасы автоном тазартыла. Өстәвенә, көнкүреш шартлары да начар түгел,—дип тәэссоратлары белән бүлеште Радий Хәбиров.—Әмма хәлләр шундый ки, пациентлар белән кроватьлар коридорлар буенча тезелгән, ә кайбер блокларда коридорның ике ягына да куелган. Дәваханә шыплап тулган — анда җәмгысе 400 пациент. Кеше биредә сыйфатлы дәвалана һәм терелеп кайтып китә. Әмма ул гына 4 миллион кешеле республика өчен җитәрлек түгел. Җитмәсә, коронавирус инфекциясе белән бер генә ай көрәшергә туры килмәячәк әле. Шуңа да яңа госпиталь төзү буенча гади булмаган карар кабул итәбез.
Радий Хәбиров белдерүенчә, Стәрлетамакта яңа COVID- госпитален файдалануга тапшыру башка дәваханәләргә инфекция авыруларын дәвалау йөген салмаска булышлык итәчәк. Моның белән махсус оешмаларда масхус укыган кешеләр шөгыльләнергә тиеш.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/St-rletamakta-ya-a-gospital-t-zel-ch-k-484249/
Читайте нас: