Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2020, 11:00

Югары әзерлек режимында янә үзгәреш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте

Документның яңа редакциясе нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, азык-төлек, дарулар сатып алу, элемтә салоннарына мөрәҗәгать итү, бакча һәм дача участокларына, зиратларга бару очракларыннан тыш, үзизоляция режимын үтәргә киңәш ителә. Пенсионерларга, шулай ук, табиб билгеләнеше буенча гриппка каршы вакцинация үтәргә тәкъдим ителә.
Эш бирүчеләргә хәвеф төркеменә кергән хезмәткәрләрне гриппка каршы вакциналаштыру, шулай ук башка хезмәткәрләр арасында гриппка каршы махсус профилактика үткәрү өчен финанс чаралары бүлеп бирү мөмкинлеген карау зарурлыгына басым ясала.
Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Башкортостан» телерадиокомпаниясе белән берлектә грипп һәм ОРВИ, шул исәптән COVID-19 симптомнары барлыкка килгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, аларны профилактикалау, Башкортстанда таралуга каршы тору чаралары, шулай ук гриппка каршы прививкалар мөһимлеге турында халыкка мәгълүмат бирүне оештырырга тиеш.
Фото: gorobzor.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yugari-zerlek-regiminda-yan--zg-resh-484959/
Читайте нас: