Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 октябрь 2020, 11:08

Коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны көчлерәк булачакмы?

Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альштейн бик үк күңелле булмаган хәбәр белән уртаклашкан

Коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда көчлерәк булачак, ди билгеле вирусолог.
Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альштейн бик үк күңелле булмаган хәбәр белән уртаклашкан: аның әйтүенчә, коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда көчлерәк булачак.
Шунда ук халыкны тынычландырып куярга да онытмаган доктор, аның фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсе бу дулкынны каршы алырга яхшы әзерлек дәрәҗәсендә.
"Язын тәүлегенә 11,3 мең коронавирус йоктыру очрагы рекордлы сан булса, бүген бу күрсәткечне узып барабыз, - ди вирусолог. - Тик паникага бирелергә ярамый, хәзер бездә ковидка каршы вакцина да эшләнде. Барысы да яхшы булыр".
Фото: ria.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Ikenche-dulkini-k-chler-k-bulachakmi-486563/
Читайте нас: