Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2020, 11:23

Стәрлетамакта яңа йогышлы авырулар дәваханәсе 1 декабрьгә төзелеп бетәчәк

Беренче пациентларны биредә 5 декабрьдә кабул итәчәкләр

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзелеш урынында һәм киңәшмәдә булганнан соң сөйләде.
"Бүген һәр көн мөһим, авыруларның саны артуга карамастан, республикада аларны урнаштыру өчен дәваханә ятаклары җитәрлек һәм бездә хәтта 25 процентлык билгеле резерв та бар. Тик әлегә фаразлар буенча, коронавирус инфекциясе таралуын акрынайту турында сөйләргә нигез юк. 1 декабрьдә без биредә төзелешне тәмамлыйбыз, ә 5 декабрьдә беренче пациентларны кабул итәчәкбез. Һәрхәлдә, Стәрлетамак беренче класслы, заманча, күп профильле дәваханәне заманча җиһазлар белән тәэмин итәчәк», - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
Ковид госпитале төзелешенә Башкортстан бюджетыннан 2,195 миллиард сум акча бүленгән. Шулардан 1,4 миллиард сум - төзелеш-монтаж эшләренә, 795,6 миллион сум медицина һәм башка хуҗалык җиһазлары һәм автотранспорт сатып алуга юнәлтелгән.
Яңа корпусның гомум куәте - тәүлек әйләнәсенә эшләгән 60 бокс һәм 14 реанимация боксы (шуларның 3есе - балалар һәм 9ы - өлкәннәр, 1се - операциядән соңгы бокс).
Үзәк составына акушерлык-гинекология блогы, операция бүлеге, үзәк стерилизация бүлеге, кабул итү-диагностика бүлеге (компьютер томографиясе кабинеты, рентген кабинеты, эндоскопия кабинеты, УЗИ кабинеты - диагностика, функциональ диагностика кабинеты), бактериология лабораториясе, даруханә керә.
Шушында ук 40 урынлык уңайлы тулай торак, медицина газлары һәм кислород әзерләү станциясе, чистарту корылмалары һәм дизель электр станциясе, автотранспорт дезинфекциясе станциясе төзеләчәк. Штат эш режимындагы койкалар саны - 120, өстәмә рәвештә 260 койка урнаштыру мөмкинлеге каралган, ә гадәттән тыш хәл режимында 312 койкага кадәр җәелдерү каралган.
Төзүчеләр ышандырганча, биналарның хезмәт срогы 50 елдан артык тәшкил итәчәк.
Фото: башинформ.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/D-vahan-1-dekabrg-t-zelep-bet-ch-k-513668/
Читайте нас: