Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 октябрь 2020, 13:43

Ул тормышны яратты...

Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин вафат булды

Радий Хәбиров Өлфәт Мостафинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә, озак авырудан соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин вафат булды. Төбәк җитәкчесе аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
– 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә Уфа мэры Өлфәт Мансур улы Мостафин Склифосовский институтында вафат булды. Ул бу авыруга каршы шактый озак көрәште. Ул бик авыр барды: пневмония, COVID-19, шуңа бәйле авырулар. Без аны саклап кала алмадык, — диде Радий Хәбиров.
— Мин тагын бер кабат шуны әйтәсем килә: хәтта шундый тормыш яратучы, көчле кешеләр дә коронавирус алдында көчсез. Шуңа күрә барыгызны да саклануыгызны сорыйм. Чөнки бу авыру беркая да китмәде, һәм безгә аның белән озак көрәшергә туры киләчәк әле.
Мин Өлфәт Мансур улының туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Бу - безнең республика, Уфа өчен бик зур югалту. Ул Уфаны бик яратты. Ул тормышны бик яратты, шәһәребез өчен күп нәрсә эшләргә теләде. Шуңа күрә барыгыздан да үзегезне саклавыгызны сорыйм. Мондый көчле кешеләр дә бу чиргә каршы тора алмый, дип басым ясыйм.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин белән хушлашу 31 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында
Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 40нчы йорт адресы буенча үтәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ul-tormishni-yaratti-521766/
Читайте нас: