Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 декабрь 2020, 16:26

Вакцина – авыруны иң яхшы кисәтү чарасы

Башкортстанда гриппка каршы иммунлаштыру тәмамлана

Республикага вакцинаның соңгы партиясе кайтты – 220 мең доза. 18 декабрьгә сезонлы авыруга каршы барлык прививкалар ясалып бетәргә тиеш. Параллель рәвештә поликлиникалар ковидтан да инъекция алды.
Кампания башыннан алып, Уфаның 32нче поликлиникасында 15 меңләп кеше прививкаланган. Тагын ике меңнән артыгы якын көннәрдә вакциналаначак. Быел иммунлаштыру өчен медиклар үзебезнең илдә җитештерелгән "Ультрикс" һәм "Совигрипп" вакцианаларын куллана.
Поликлиникаларда гына түгел, предприятиеләрдә дә вакциналанырга мөмкин. Коронвирус инфекциясе таралу шартларында мобиль бригадалар өйләргә чыгып та прививка ясый. Иң беренче чиратта хроник авырулары булганнарга һәм өлкән яшьтәгеләргә. Медицина белгечләре әйтүенчә, коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында грипп белән бәйле катлаулылыкларны кисәтү мөһим.
Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм көрәш буенча буенча үзәкнең халыкка иммунопрофилактика оештыру бүлеге мөдире Гүзәл Габитова әйтүенчә, гриппка вакциандан соң шул ук көнне яисә бер ай ара белән пациент ковидка каршы прививка ясатырга мөмкин. Республикага яңа коронвирус инфекциясеннән вакцинаның икенче партиясе кайтты. Барлыгы республика һөнәри хәвеф төркеменнән кешеләр өчен 1200 доза вакцина алды.
Фото: nashregion33.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Vaktsina--aviruni-i-yahshi-kis-t-charasi-582029/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: