Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2020, 17:34

Салкында битлек кияргә кирәкми?!

Аны кеше күп булган урыннарда гына кию мәҗбүри

Табиблар кышкы суыкларда битлекне саклык белән кияргә киңәш итә.
Аны кеше күп булган урыннарда гына кию мәҗбүри. Башка очракта аны кияргә кирәкми, чөнки салкында битлек тиз юешләнә һәм туңа.
Мәскәүнең инфекционист табиблары фикеренчә, битлек кеше күп җыелган урында саклану максатыннан киелә. “Битлек суыктан сакламый. Шуңа күрә кеше булмаган урамнан барганда, битлек кимәгез. Салкында битлек юешләнә, ә кагыйдә буенча, юеш битлекне ташларга кирәк”, - ди табиб Елена Белова.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/salkynda-bitlek-kiyarg-kirkmi
Читайте нас: