Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2020, 14:52

Туганнарыгыз турында беләсегез килсә...

Башкортстанда Ковидка каршы ситуацион колл-үзәк базасында ковид-госпитальләрнең белешмә хезмәте эшли башлады

Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, белешмә хезмәте авыруларның туганнарының һәм гражданнарның ковид-госпитальләрдә дәваланучы пациентларның хәле турындагы сорауларына оператив җавап бирү өчен булдырылган.
12 декабрьдән башлап ул көндәлек режимда 15-17 сәгатьләрдә һәм ялларсыз эшли. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенгәнчә, бу вакытта стационарларда пациентларның хәле турында оператив мәгълүмат бирә ала торган белгечләр кизү тора.
Фото: Башинформ
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Tugannarigiz-turinda-bel-segez-kils-589227/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: