Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2020, 13:39

Кемнәр коронавирус белән күбрәк чирли?

Русиядә сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында коронавирус белән авыручанлыкның югары дәрәҗәдә булуы күзәтелә

Бу һөнәрне Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова атады.
Попова сүзләре буенча, соңгы ике атна дәвамында нәкъ шушы һөнәр ияләре арасында вирус йоктыру югары дәрәҗәдә саклана.
Шул уңайдан Роспотребнадзор башлыгы предприятиеләрдә эш процессының хәвефсезлеген оештыру буенча өстәмә чаралар кабул итәргә кирәк дип белдерде.
Моңа кадәр Попова 68 төбәктә коронавирус белән бәйле хәлләрнең тотрыклылануын хәбәр иткән иде. 15 субъектта авыручанлык арта, тагы бер төбәктә вирус йоктыру акрынайган. Ноябрь ахырында 58 төбәктә хәлләрнең яхшыруы күзәтелгән, чир йоктыру 23 төбәктә артып килгән. Попова бу хәлләрне тотрыксыз дип бәяләгән һәм кабул ителгән профилактика чараларын үтәргә чакырган иде.
Фото: sport24.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirus-bel-n-kemn-r-eshrak-chirli-592723/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: