Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2020, 12:22

Ковид авыруын кичергәннәргә вакцина ясаламы?

Коронавирус белән илебездә халыкның якынча 15-25 проценты авырып савыккан

Аларга вакцина кадату кирәкме, юкмы? Әлеге сорауга Сәламәтлек саклау министрлыгында ачыклык керткәннәр.
Сәламәтлек саклау министрлыгында ковидны имин үткәреп җибәргән кешеләргә вакцина кадатырга ашыкмаска киңәш иткәннәр. Хәтта коронавирус белән җиңел формада авырып савыкканнарның да организмында әлеге вируска каршы торырга ярдәм итүче антитәнчекләр дүрт-биш ай саклана.
- Ковид белән чирләп савыкканнарны вакцинацияләү хакындагы сорауга тулы җавап бирү өчен безгә әлеге инфекция турында күбрәк мәгълүмат туплау мотлак, - дигән сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе Алексей Кузнецов. - COVID-19ны яңадан йоктыру очракларын җентекләп тикшерү зарур.
Кузнецов белдерүенчә, шушы мәгълүматлар тулылангач, авырып савыкканнарга вакцина кадау мәсьәләсе дөрес алымнар белән хәл ителәчәк.
Шунысы да бар: вирусның мутацияләре барлыкка килгәч, вакцина кадау сезон саен башкарылачак. Бу очракта инде авырып савыкканнарга да әлеге процедура тәкъдим ителәчәк.
Фото: rbc.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kovid-bel-n-avirip-savikkannarga-vaktsina-yasalami-592988/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: