Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2020, 16:36

Телевидение алып баручысы, медицина фәннәре докторы Елена Малышева коронавируста югары тән температурасын төшерүнең иң яхшы ысулын атады

Бу хакта ул «Жить здорово!» тапшыруы эфирында хәбәр итте


Аның сүзләренчә, парацетамол барысына да югары тән температурасын төшерергә булыша. Табиб бу препаратны йөкле хатыннар һәм имезүче аналар да кабул итә алуын ассызыклый, чөнки аның хәвефсезлеге “иң югары критерий белән дәлилләнгән”. Шул ук вакытта Малышева аспирин 12 яшьтән кечерәк балалар өчен хәвефле булырга мөмкин дип кисәтә. Тән температурасын төшерү максатында биргәндә аспирин көзән җыеруга китерергә мөмкин, дип сөйләде алып баручы.
Моңа кадәр Малышева кеше үпкәләре өчен иң файдалы ризыклар хакында сөйләгән иде. Суперризыклар исемлегенә брокколи, скумбрия балыгы һәм куркума тәмләткече эләккән. «Жить здорово!» программасы эфирында брокколи кәбестәсе составында сульфорафан булуын белдерделәр. Ә ул үз чиратында шешләр үсүенә каршы үзлеккә ия.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirusta-t-n-temperaturasin-nichek-t-shererg-593470/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: