Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 декабрь 2020, 12:45

Коронавирус белән авырган кешеләргә прививка ясаргамы?

Әлегә ясатырга кирәкми. Чөнки COVID-19дан вакцинация сезонлы булырга мөмкин.

Коронавирус белән авырган кешеләргә нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов «Комсомольская правда» белән әңгәмә вакытында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.
«Коронавирус белән авырган кешеләргә әлегә прививка ясатырга кирәкми. Чөнки COVID-19дан вакцинация сезонлы булырга мөмкин. Ул чагында прививканы бөтен кешегә, шул исәптән ковид белән авырып дәваланган кешеләргә да тәкъдим итәчәкләр», — диде Кузнецов.
Коронавирус белән авырган кешеләргә хәзер дә барлык саклану чараларын дәвам итәргә кирәк, чөнки әлеге инфекция белән кабат зарарлану ихтималы бар. Ул йөз процентка инкарь ителми.
Сәламәтлек саклау министрлыгының Сеченовск университетының трансляцион медицина һәм биотехнология институты директоры Вадим Тарасов та хәзерге вакытта коронавируска антитәнчекләр булган кешеләргә коронавирустан прививка ясатуның мәгънәсе юк, дип белдерде.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/17-12-2020/koronavirus-bel-n-avyrgan-keshel-rg-privivka-yasarga-kir-kme-5792951
Фото: 123ru.net
Читайте нас: