Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2020, 21:42

Стәрлетамакта Республика клиник инфекцион үзәге филиалы ачылды

Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин һ.б. катнашты.

19 декабрьдә Стәрлетамакта Республика клиник инфекцион үзәгенең филиалы эш башлады. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин һ.б. катнашты. Видеоэлемтә аша республика табибларын бу мөһим вакыйга уңаеннан РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тәбрикләде.
-Бүген без быелга икенче ковид-үзәкне ачабыз, Кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф янаган вакытта без тиз арада җыенып, тиз, компетентлы, сыйфатлы менә шундый объектлар ача алабыз,- диде Радий Хәбиров үз чыгышында.- Быел, Уфа районында һәм Стәрлетамакта КОВИД-госпитальләр ачудан тыш, без хоспис, балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәкләрен төзи башладык. Шулай ук Республика кардиоүзәге корпусын һәм Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең поликлиникасын төзүне дәвам итәбез. Онкодиспансерның яңа корпусын кулланышка керттек. Авылларыбызда 100дән артык ФАПлар ачтык. Республикада мондый колач белән, кыска вакыт эчендә, мондый күләмдә эшләр барганы юк иде әле. Бу безнең күпләре чирләп терелгән һәм халык сәламәтлеге һәм гомере өчен көрәшүче табиблар алдындагы бурычыбыз. Алар алдында баш иябез. Һәм төзүчеләргә дә чын героизмнары өчен зур рәхмәт!
Фото: glavarb.ru
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Ya-a-infektsion-z-k-achildi-599213/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: