Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2020, 17:49

Экспертлар Русиядә коронавирус пандемиясе тәмамлану вакытын атады

Фаразлаулар буенча, куркыныч вирус таралу киләсе елның язына кимергә мөмкин.

Тик бу элегрәк тә булырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова "Куркыныч вирус. Беренче ел» («Россия-1» телеканалы) фильмы өчен интервьюда белдерде.

- Эпидемия язга тәмамланачак, тырышсак, элегрәк тә тәмамланырга мөмкин. Бүген ул һәр кешегә бәйле, - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Шул ук вакытта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко пандемия тәмамланганнан соң да коронавирус циркуляциясе дәвам итәчәк, дип хәбәр итте. Дарья Святохина Фотосы.
Чыганак:https://i-gazeta.com/news/59164-eksperty-nazvali-sroki-okonchaniya-pandemii-koronavirusa-v-rossii/
Читайте нас: