Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2020, 13:17

Ситуацион үзәк эше югары бәяләнде

Башкортстандагы Ковидка каршы ситуацион үзәк эше тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә тикшерәчәкләр.


Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин белән үзәк эшчәнлеге белән танышканда Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский белдерде.
Ковидка каршы ситуацион үзәк “Торатау” Конгресс-холлында 16 ноябрьдән эшли башлады. Операторлар шалтыратуларны көн саен (347) 218-19-19 телефоны буенча 8-20 сәгатьләрдә кабул итә. Монда кешеләр коронавирустан амбулатор дәвалану буенча дистанцион консультация ала, ковидка тест нәтиҗәләрен, бушлай дарулар алу тәртибен белә, башка сораулар бирә. Көн саен, ял көннәрен дә кертеп, 15-17 сәгатьләрдә шалтыратучылар ковид-госпитальләрдә дәваланучы якыннарының хәле турында белешә ала.
16-19 декабрьдә белгечләр 20 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәрткән. Үзәк координаторы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева сүзләренчә, күп мәсьәләләрне сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмичә, җәлеп ителгән медицина белгечләре тарафыннан хәл итеп була. Бу беренчел медицина звеносы оешмаларына йөкләнешне киметә.
Консультацияләр сыйфатын белергә теләп, сенатор Валерий Рязанский берничә секунд эчендә “кайнар линия"гә шалтыратып, Ситуацион үзәк белгече белән аралашты.
– Стәрлетамактагы яңа йогышлы авырулар үзәге ачылуыннан без сезнең үзәкне карарга, волонтерлар, операторлар ничек эшләгәнен күрергә булдык. Системаның нәтиҗәле эшләвенә ышандык. Медицина ярдәмен күрсәтү системасы яхшы эшләсен, кешеләр вакытында кирәкле мәгълүмат алсын өчен сезнең хезмәтегез бик мөһим. Бу җиңел булмаган хезмәтегездә киләчәктә дә уңышлар телим, – диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин.
Радий Хәбиров үзәк белгечләренә нәтиҗәле, мөһим эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Фото: Дмитрий Мухаметкулов
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Situatsion-z-k-eshe-yugari-b-yal-nde-599388/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: