Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2020, 14:42

Ничарадан бичара яки психологка кайчан барырга?

Хис-кичерешләргә ачыклык кертә алмыйча йөргән чаклар яисә күңелне тырнап торган борчулар була. Ярый ла шул минутларда янәшәңдә сине аңларлык якыннарың булса.

Булмаса, һәркем төшенкелеккә бирелергә, җан тынычлыгы таба алмый бәргәләнергә мөмкин. Шушы халәтнең гаилә тормышына гына түгел, сәламәтлеккә дә тискәре йогынтысы көчәя башлагач, психологка бармый чара калмый.
Әйдәгез әле, белгечләр фикеренә таянып, “психолог ишеген кайчан шакырга?” - дигән сорауга җавап эзлик:
- катлаулы хәл турында фикер алышырдай һәм бәя бирердәй ышанычлы кешең булмаганда;
- бу турыда кем беләндер сөйләшү кыен булганда (мәсәлән, хатын-кызны көчләү очрагы);
- үзеңне түгәрәк эчендә калган итеп хис иткәндә;
- дуслар, туганнар белән сөйләшү хәлне тагын да катлауландырганда, якыннарың сине аңламаганда;
- тормышта нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген аңлап та, үзеңдә моның өчен көч тапмаганда;
- бала тәрбияләүдә авырлыклар туганда (сүз тыңламаса, агрессивлык күрсәтсә, йә, киресенчә, кешеләрдән курыкса).
Гадәттә, психологка барырга ниятләгәннән соң да, чын-чынлап барып җиткәнче байтак гомер уза. Йә мөмкинлек булмый, йә ул рухи яктан әзерләнеп җитә алмый, икеләнә. Нәтиҗәдә, кеше үзен әкренләп стресс хәленә китереп җиткерә. Кызганыч, бу очракта инде психолог ничек кенә теләсә дә, булыша алмаска мөмкин. Стресстан чыгу өчен үзеңә ничек авыр икәнен сөйләп эчне бушату гына җитми бит, (гәрчә бу, һичшиксез, вакытлыча җиңеллек китерсә дә), ә үзеңдә шушы хәлдән чыгу өчен көч табарга кирәк.
Шулай да, белгеч янына кайчан барырга соң? Никадәр генә гади тоелмасын — ничек иртәрәк, шулай яхшырак икән. Психологиядә чишеп булмаслык мәсьәләләр юк дисәләр дә, борчулар әзрәк булган саен, аларны чишүе дә җиңелрәк.
Мәсьәләнең үзеннән-үзе генә хәл ителмәслеге кайчан аңлашыла соң?
- күпме талпынып та, шәхси тормышның барып чыкмаганда;
- барысы да яхшы була торып, кеше тормыштан канәгатьсезлек хисе кичергәндә;
- әти-әниләр, хезмәттәшләр белән бертуктаусыз конфликтлар туып торганда.
Кешегә үз вакытында психологка мөрәҗәгать итәргә биш төрле нигезсез курку комачаулый икән:
-табибтан кыенсыну, үзен авыру дип санап кимсенү. Бу очракта, психологның кыен хәлдә калган сәламәт кешегә (!) ярдәм итүен онытмаска кирәк.
-психолог киңәше артык кыйммәт, дип уйлау. Аның каравы, юк-бар бәйрәмнәргә, төрле күңел ачуларга кеше дөнья кадәр акча әрәм итә.
-кешенең үз борчуын башкалардан яшерергә теләве. Борчылмагыз, психологның һөнәри этикасы – кешенең серен саклау.
-психолог белән уртак тел таба алмаудан курку. Әгәр белгечнең эшен нәтиҗәсез, дип уйлыйсыз икән, аның хезмәтеннән шунда ук баш тартырга була.
Киңәшләшү кайчан бөтенләй файдасыз булырга мөмкин?
-әгәр дә кемнедер үзгәртергә, аны нәрсәгә дә булса ышандырырга, үзегез дигәнчә эшләтергә теләсәгез. Күп очракта ир яки хатын гаилә консультациясенә языла да, кире уйлый. Чөнки икесенең берсе, белгечнең уңайсыз сүзләр әйтүеннән куркып, барудан баш тарта. Тик мондый фаразлар урынсыз икән, чөнки белгечләр кеше бөтенләй көтмәгән , хәтта уйлап та карамаган фикерне әйтергә мөмкин.
-белгеч минем тормышымның коточкыч авыр булуы белән килешер, бу мәсьәлә инде хәл ителмәслек, дип уйлаган очракта. Тик һәр вәзгыятьтән дә чыгу юлы бар! Синең бит барысын да үзгәртәсең килә!
Психологик киңәшләшүнең асылы — кешегә проблеманың сәбәбен аңларга мөмкинлек бирү һәм аны чишү юлларын табарга булышу. Онытмыйк: бер баруда гына проблемалар хәл ителеп бетмәскә дә мөмкин. Тик бу әле ярты юлда туктап калу өчен сәбәп түгел.
Чыганак: http://caydaq.tatar/nicharadan-bichara-yaki-psixologka-kaychan-barirga/
Читайте нас: