Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 декабрь 2020, 01:12

Республикада яңа күчмә поликлиника барлыкка килде.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң яңа техника һәм медицина хезмәткәрләре ерак районнарда яшәүчеләрне тикшерергә китәчәк.

"Яңа елга кадәр берничә көн калды... Бу көннәрдә дә үзләрен җәмгыятькә, кешеләргә, республикабызга багышлаган кешеләргә рәхмәт әйтергә кирәк... Шулай ук бүләкләр ясарга. Менә бүген сәламәтлек саклау системасына авыл халкына кирәкле күчмә поликлиниканы тапшырдылар. Һәм яңа елдан соң ук мобиль бригада яңа техникада һәм Уфаның тәҗрибәле табиблары белән безнең районнар буенча йөриячәк", - дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Шулай ук бүген медицина учреждениеләре баш табибларына 13 "Лада" автомобиле ачкычлары тапшырылды.
Барлык яңа автомобильләр дә республика бюджеты исәбенә сатып алынган. «Лада Ларгус» базасында 11 машинаны Уфа балалар поликлиникаларына һәм дәваханәләренә, СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча республика үзәгенә, Октябрьский Һәм Нефтекама шәһәр дәваханәләренә тапшырдылар. Алар ярдәме белән табиблар кичектергесез медицина һәм беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтә, шулай ук биоматериалны лабораториягә китереп бирә алачак.
«Лада Веста» базасында ике автомобиль паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж бригадалары өчен билгеләнгән. Аларны Республика балалар клиник дәваханәсе һәм 2нче Стәрлетамак дәваханәсе алды.
Фото: главарб.ру
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/K-chm-poliklinika-yulga-chiga-607519/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: