Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 декабрь 2020, 12:35

Сукыраюдан нәрсә коткара?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары нинди?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тагын 3 елдан планетада сукыр кешеләр саны 75 миллионга җитәчәк! Шунысы аяныч, бу бәланең 80 процентын башлангыч чорда дәвалап була торган авырулар китереп чыгара. Хроник сукырлыкның төп сәбәпләре – күз бәбәге тоныклану, олыгаю аркасында күздәге сары тапның бозылуы, үтә күренмәле мөгез катлавының тоныклануы, трахома, балаларда А витамины җитмәү һәм башка сәбәпләр. Олыгаю һәм шикәр чире аркасында килеп чыккан сукырлык дөньяда иң киң таралганы. Белгечләр дүрт сукыраю очрагының өчесен дәвалап була дип раслый. Моның өчен вакытында квалификацияле ярдәм кирәк. Заманча медицина һәм диагностиканың яңа ысуллары теләсә нинди күз авыруларын иң башлангыч чорларында ук ачыкларга ярдәм итә.
Күптән түгел Австралия галимнәре сукыраюны кисәтүче ашамлыкларны атады. Аларның фикеренчә, аерым бер ризыклар ашаган очракта сукыраюга китерүче күз челтәре (сетчатка) авыруларын кисәтергә була. Австралиядә узган тикшеренүләрдә 2 мең ярым кеше катнашкан. Алар атнасына бер-ике өлеш чикләвек ашаган. 10 елдан соң бу тәҗрибәдә катнашучыларның күздәге сары тапның үзгәрү куркынычы 35 процентка кимүе күзәтелгән. Сидней университеты белгечләре атнасына бер өлеш балык ашаган очракта, сукыраю куркынычы 31 процентка кимегәнен ачыклый.
Икенче бер тикшеренүләр кеше атнасына үз рационында 100 мл зәйтүн мае куллану да күз күременә бәйле төрле авырулар туу куркынычы кимүен күрсәткән.
Галимнәр бу сенсор әгъза өчен иң мөһиме - лютеин, ди. Бу сары пигмент тап күзнең үзәк челтәрендә бар. Лютеиннан күз тукымасының икенче бер матдәсе - зеаксантин ясала. Алар бергәләп челтәрне вакытыннан алда тоныкланудан саклый. Ул гына да түгел, 1985нче елда галимнәр лютеин һәм зеаксантин зарарлы ультрафиолет нурларын йотуын, аларның тискәре йогынтысын юк итүен исбатлый. Лютеинсыз челтәр начар эшли, күз күреме утыра.
Бүгенге заманда атмосферада озон катламы юкаруы аркасында җир өстенә ультрафиолет нурлар агымы көчәя. Моннан тыш, яктылык чыганагы булган компьютер экранына карап утыру да күзләр өчен бик зарарлы. Ультрафиолет нурлардан махсус күзлекләр дә тулысынча сакламый. Шуңа нибары бер юл кала – ризыкта лютеин күләмен арттыру. Бу пигмент шулай ук катарактадан да яхшы профилактик чара. Бүген илдә лютеинлы препаратлар (БАД) җитештерелә. Алар көннәр буе компьютерда утыручыларга, кояш астында озак йөрүчеләргә профилактика чарасы буларак тәкъдим ителә.
Составында иң күп лютеин булган ризык - йомырка сарысы. Аннан соң - кукуруза, сары татлы борыч, кишер, кабак, йомырка, хөрмә. Шулай ук лютеин шпинат, кәрәфес (петрушка), шөет (укроп), яшел борчак, кызыл карлыган, сырганак (облепиха), тузганак, помидорда күп. Ашарга утырган саен шушы ризыклардан салат ясап тукланырга гадәтләнегез. Бу күз күремен озак елларга саклап калырга ярдәм итәчәк.
Чыганак: http://caydaq.tatar/sukyrayudan-n-rs-kotkara/
Фото: https://classpic.ru/blog/karie-glaza-foto.html
Читайте нас: