Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 гыйнвар 2021, 16:01

Сәламәтлек өчен бик файдалы чәй

.

Имбирле чәй холестерин күләмен түбәнәйтүгә, яман шешнең барлыкка килмәвенә ярдәм итә. Имбирь тамырындагы гингерол матдәсе онкологиягә каршы көрәштә яхшы.
Галимнәр билгеләвенчә, имбирь яшел чәй белән бергә икеләтә файдалы. Тикшерүләр күрсәтүенчә, көн саен ике грамм имбирь экстрактын файдаланган 30 кешедә эчәк-карындагы яман шешнең барлыкка килү ихтималлыгы кимегән.
Моннан тыш, имбирь үзенең составындағы салицилат ярдәмендә кан басымын контрольдә тотарга булышлык итә. Әйткәндәй, бу матдә аспиринның составында бар. Шулай итеп, имбирь иммунитетны ныгыта һәм сызлануларны бераз киметә.
Имбирле чәй тешләргә дә уңай йогынты ясый. Андагы матдәләр авыз казнасын гангивит һәм пародонтит кебек чирләрне барлыкка китерүче бактерияләрдән саклый. Ә аның составындагы яман шешкә каршы “көрәшкән” гингерол гомерне озайтуга да ярдәм итә.
Әмма һәр нәрсәдә чама белү кирәклеге хакында онытмыйк, дуслар. Югыйсә төрле күңелсез нәтиҗәләрнең килеп чыгуы ихтимал. Галимнәр дә бу хакта искәртә.
Фото: Iddp.ru

Чыганак:https://bash.rbsmi.ru/articles/s-l-m-t-bulayy/Bil-s-y-auli--s-n-bik-fay-ali-623434/?utm_source=vk&
Читайте нас: