Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 гыйнвар 2021, 16:46

Иммунитетны ныгытабыз

.

Түбәндәге азык-төлек, яшелчә-җимеш, үләннәр иммунитетны ныгыта, организмның төрле вирусларга каршы торуына булышлык итә, ди белгечләр.
Помидор. Ул антиоксидант булган каротинга бай. Бу матдә организмның иммун системасын ныгытуга булышлык итә. Гыйльми тикшеренүләр күрсәтүенчә, иммунитетны ныгыту җәһәтеннән каротин, Е витамины белән чагыштырганда, күпкә нәтиҗәлерәк икән.
Банан. Андагы В6 витамины иммун системасына уңай йогынты ясый. Моннан тыш, В6 витамины бөердәге ташларны һәм йокысызлыкны булдырмау өчен файдалы. Әйткәндәй, ике банан – көндәлек норма булган 2 миллиграмм В6 витамины чыганагы.
Прополис. Тирене дымландыруга булышлык итә, мускуллар массасын үстерә, шешенүгә каршы торырга һәм сызлануны киметергә булышлык итә. Өстәвенә прополис – көчле иммуностимулятор. Төрле вирусларны һәм бактерияләрне юк итәргә ярдәм итә, ә бу иммун системасы өсчен мотлак.
Гөмбә. Лейкоцитларның барлыкка килү һәм яшәү мөмкинлеген арттыра, организмның төрле чирләргә каршы торуына булышлык итә.
Папайя. Ул хәтта кипкән килеш тә файдалы. Ул иммунитетны ныгытып кына калмый, төрле бактерияләргә, вирусларга каршы торырга, кан әйләнешен көйләргә, организмны яшәртергә ярдәм итә.
Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да киңәш кенә. Һәркемнең организмы үзенчәлекле, шуңа күрә күңелегезгә яткан ризыкларга өстенлек бирегез, шул ук вакытта сәламәт туклану турында да онытмагыз.
Чыганак:https://bash.rbsmi.ru/articles/s-l-m-t-bulayy/Immunitet-s-n--alti-k--sh-624210/?utm_source=vk
Фото: noi.md
Читайте нас: