Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 гыйнвар 2021, 17:12

Коронавирусның яңа штаммы.

Тагын карантин булырмы?

Коронавирус инфекциясенең Бөек Британиядә таралган куркыныч штаммы безнең илгә килеп тә җитте. Бу уңайдан Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече Сергей Токарев илебездә тагын карантин чаралары кертелүе мөмкин, дип белдергән.
Әгәр дә ковидның яңа штаммы бик тиз таралса, карантин кертеләчәк, дигән Токарев.
Ә коронавирус инфекциясенең яңа штаммын безнең илгә Бөек Британиядән Русия гражданы алып кайткан. Бу хакта
Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белдергән.
Токарев ассызыклавынча, бу яңа штамм элеккесенә караганда күпкә йогышлы һәм, ни кызганыч, аның аркасында үлүчеләр дә күбрәк булачак. Яңа штамм бик тиз тарала башласа, карантинсыз, үзизоляция режимын кертмичә булмас, дигән белгеч.
Шул ук вакытта ковидның элекке төрен йоктырып савыкканнар өчен яңа штамм алай ук куркыныч булырга тиеш түгел, ди табиблар. Андый пациентлар яңа штаммны эләктерсә дә, җиңел формада гына авырыр дип фаразлана.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Koronavirusni-ya-a-shtammi-arkasinda-tagin-karantin-kertelerm
Фото: Life.ru
Читайте нас: