Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 гыйнвар 2021, 17:13

Коронавирус белән авырып савыгучыларга прививка ясатыргамы?

.

Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова COVID-19 белән авырып терелүчеләргә әлегә коронавирустан прививка ясамаска киңәш итә. Бу хакта ул "Вести.Ru" сайтында интервьюда белдерде.
Ул моны, күзәтүләр буенча, коронавирус белән икенче тапкыр авыру очракларының бик аз булуы белән аңлатты.
Шулай ук Татьяна Голикова, галимнәр фикеренчә, авырудан һәм прививкалардан соң барлыкка килә торган антитәнчекләр арасында аерма юк, дип өстәде. Шулай ук вакцинациянең ирекле булуы турында да искәртте.
2021 ел ахырына кадәр Башкортстанда COVID-19дан миллион ярым кешене вакциналауны планлаштыралар.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/COVID-19-bel-n-avirip-terel-chel-rg-privivka-yasatirgami-646449/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: