Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 18:13

Дәваханәләр план буенча кабул итә башлаячак

.

Пандемия башыннан республикада йогышлы авырулар профилендә 2046 койка-урын булдырылган иде. Авыручылар күбәйгән саен андый койкалар да өстәлә барды. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгындагы оператив киңәшмәдә министр урынбасары Гөлнара Зиннурова сөйләде.
Койкалар санының иң күп вакыты үткән елның ноябренә туры килгән. Бу вакытта провизор урыннар исәбе белән 6,5 мең койка җәелдерелгән, авыру очракларының иң күп вакыты күзәтелгән. Эпидемиологик хәл яхшыру белән койка фондының бер өлеше резервка күчерелгән (Уфаның 5нче дәваханәсендә 177 койка).
Үткән ел ахырына йогышлы авырулар госпитальләрендә мондый койкалар саны 5623кә җиткән. Хәл тотрыклылангач, ел ахырында республикада госпитальләр саны кимегән. Әле буш койкалар фонды 30 процент тәшкил итә. Шушы нигездә күппрофильле медицина учреждениеләрендә ачылган госпиталь базаларын акрынлап ябу турында карар кабул ителгән. Алар резервка күчерелә, хәл начарлана калса, яңадан профилен үзгәртәчәк.
Уфада 29 гыйнвардан - БДМУ клиникасы, 1 февральдән - 10нчы шәһәр дәваханәсе, 14 февральдән Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе пациентларны план буенча госпитальләштерә башлаячак.
29 гыйнвардан, 1 февральдән республика районнарында һәм шәһәрләрендә дә кайбер дәваханәләр план буенча кабул итә башлаячак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/D-vahan-l-r-yarlarina-kayta-647
Читайте нас: