Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2021, 01:15

Баш авыртса, дару эчәргә кирәк.

.

Баш авыртуның ничек дәвам итүен алдан фаразлап булмый - бу иң куркынычы. Шуңа күрә баш бик аз гына авыртса да, авыртуны баса торган даруны шунда ук эчеп кую хәерле. Түзеп торырга ярамый. Бу турыда табиб-невролог Павел Бранд Спутник радиосына интервьюда сөйләгән.
Табиб сүзләренчә, үз-үзеңне дәвалап маташырга ярамый. Баш авырту өч көн дәвам итеп, дарулар эчеп торсагыз, яки бу хәл айдагы көннәрнең яртысында күзәтелсә, табибка күренергә кирәк.

Баш авыртканда эчә торган универсаль препарат юк, аны табиб белән киңәшеп сайларга кирәк.
Табиб сүзләренчә, майлар, чәйләр һәм үләннәр баш авыртуын басуда бик аз нәтиҗә бирергә мөмкин, диелә РИА Новости хәбәрендә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-02-2021/ni-chen-bash-avyrtuga-t-zep-toryrga-yaramyy-5802518
Фото:
golos-pravda.ru
Читайте нас: