Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 февраль 2021, 11:35

Новосибирск өлкәсе Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

.

Новосибирск өлкәсе делегациясе Стәрлетамактагы клиник-диагностика йогышлы авырулар үзәгендә булды.
Кунакларны республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, аның беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин һәм Стәрлетамак хакимияте башлыгы Владимир Куликов озатып йөрделәр.
Йогышлы авырулар госпитале буенча делегация әгъзалары өчен экскурсия оештырылды. Кунаклар медицина җиһазлары тәэминаты, персоналның эш шартлары, лабораторияләр эше белән танышты.
Билгеле булуынча, үзәкнең корпуслары Башкортстан җитештерүчеләренең төзелеш материалларыннан күтәрелгән. 16 мең квадрат метр мәйданлы госпиталь составына диагностика, дезинфекция бүлекләре, лаборатория, даруханә, үзәк стерильләштерү бүлеге һәм табиблар өчен тулай торак керде.
– Биредә 60 бокс-палата, 14 реанимация бүлмәсе урнашкан. Моннан тыш, проектта бала тудыру, балалар, хирургия һәм кабул итү бүлекләре каралган. Медицина персоналы өчен зурайтылган хуҗалык блогы белән 40 урынлык тулай торак бар, – диде Максим Забелин.
Новосибирск делегациясе белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер министры Андрей Назаров та очрашты. Анда Зубоводагы һәм Стәрлетамактагы йогышлы авырулар үзәкләре төзелеше технологиясен, төзелештә кулланылган идарә итү алымнарын тикшерделәр.
Новосибирск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Юрий Петухов моның медицина учреждениеләрен төзүдә яңалык булуын билгеләде. Бүген Русиянең башка төбәкләренә кебек үк, Новосибирск өлкәсе өчен дә йогышлы авырулар госпитале төзү мәсьәләсе бик актуаль. Кунаклар Башкортстан тәҗрибәсенең мөһим булуын, госпитальнең уңайлы икәнен ассызыклады. Юрий Петухов әйтүенчә, алар башка төбәкләрнең дә госпитальләре белән танышкан, ләкин Башкортстан тәҗрибәсенә өстенлек бирәчәкләр.
Андрей Назаров Новосибирск өлкәсенә яңа госпиталь булдыруда Башкортстанның ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.
Чыганак: https://yandex.ru/turbo/kiziltan.ru/s/articles/zdorovie/Novosibirsk-lk-se-Bashkortstan-t-rib-sen-yr-n-662842/
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры
Читайте нас: