Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 февраль 2021, 14:14

Русиядә медицина тикшерүе үткәрүнең яңа кагыйдәләре расланды

.

Медицина тикшерүенең яңа кагыйдәләре табиплар бригадасының эш урынына баруын күз уңында тота.
Шарт 2021 елның 1 апреленнән 2027 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була.
Медицина тикшерүенә юнәлтмәдә (ул электрон булырга мөмкин) мәҗбүри медицина страховкалау полисның номеры күрсәтелергә тиеш. Хезмәткәрләр медицина оешмаларында диагностика тикшерүе үткән очракта гына табибларның күчмә бригадаларына чираттагы медицина тикшерүе үткәрергә рөхсәт ителә.
Югары әзерлек режимы (гадәттән тыш хәл) игълан ителсә, эш бирүченең карары белән чираттагы медицина тикшерүе алты айга кадәр кичектерелергә мөмкин.
Читайте нас: