Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 февраль 2021, 18:24

Диспансерлаштыру башлана

.

Башкортстанда яшәүчеләрне диспансерлаштыру 15 февральдән башланачак. Төгәл дата Роспотребнадзор белгечләре белән килешенәчәк, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
"Без үз эшебезгә тиешле бәя бирегә тиеш, төп бурыч – 2021 елда үлүчеләр санын киметү, — дип ассызыклады Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә. - Узган ел төрле сәбәпләр аркасында, без күп кешеләрне югалттык".
Шулай ук төбәктә Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник Дәваханәсе табиблары белән күчмә модульләр, мобиль стоматология бригадалары эшләде. «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясен 19 апрельдә башлау планлаштырыла. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, һава шартлары мөмкинлек бирсә, “Сәламәтлек поездлары " да иртәрәк йөри башлаячак.
Читайте нас: