Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 февраль 2021, 11:06

Уфадагы БДМУ клиникасында робот беренче тапкыр балага операция ясаган.

.

Робот беренче тапкыр операция ясаган

Уникаль операция Уфа табибларын яңа дәрәҗәгә чыгарды.
Уфадагы БДМУ клиникасында робот беренче тапкыр балага операция ясаган. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу - балалар хирургиясе өлкәсендә зур алга китеш.
Роботлаштырылган операция Русия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, БДМУ ректоры Валентин Павлов җитәкчелегендә бөер үсешендә тумыштан кимчелекләре булган 14 яшьлек малайга ясалган. Үсмердә гидронефроз авыруы ачыкланган булган. Робот техникасын куллану безне югары төгәллеге һәм вакытны кыскартуы нәтиҗәсендә яңа дәрәҗәгә чыгара, ди табиблар.
Хәзер пациент балалар урологы һәм реаниматологы күзәтүе астында БДМУ клиникасының реанимация бүлегендә дәвалана. Операциядән соң тиешле вакыт узгач, малай урология бүлегенә күчереләчәк.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Robot-berenche-tapkir-operatsiya-yasagan-683986/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350

Фото: rb7.ru
Читайте нас: