Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 февраль 2021, 11:55

Ничек дөрес тукланырга?

.

Табиб рационга кальций һәм магний өстәргә киңәш итә.
Регенаритив медицина өлкәсендә эксперт, табиб Әмир Кхан берничә кагыйдәне үтәүнең гомерне озынайтуын әйткән. Бу турыда Express басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Әмир Кхан сүзләренчә, беренче чиратта ит һәм балык күләменә игътибар итәргә кирәк. Белгеч фермер хуҗалыгы продуктларын кулланырга киңәш итә. Аларга консервантлар һәм башка зарарлы матдәләр кушылмавын искәртә ул.
Икенчедән, гликемия индексы югары булган ризыклардан баш тартырга, алар урынына кайсыбер ярмаларда, җиләк-җимештә, яшелчәләрдә була торган катлаулы углеводларны ашарга кирәк.
Килокалорияләрнең гомуми санын киметеп тә гомерне озайтырга була, ди Кхан.
Табиб рационга кальций һәм магний өстәргә киңәш итә. "Кальций яман шештән, шикәр авыруыннан, йөрәк авыруларыннан саклый, кан басымын төшерә. Магний исә кальцийны үзләштерү өчен кирәк", - ди ул.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/17-02-2021/ozak-yash-r-chen-nichek-tuklanyrga-5806107
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=8&img_url=https%3A%2F%2Fpbs.twimg.com%2Fmedia%2FEWy2Y_-XgAIQ-y_.jpg&text=%D0%A4%D0%BE%D1%82%D0%BE
%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%B8%20%D0%B7%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D0%B9%20%D0%B8%20%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D0%B5%D0%B7%D0%BD%D0%BE%D0%B9%20%D0%BF%D0%B8%D1%89%D0%B8&lr=101166&rpt=simage&source=wiz
Читайте нас: