Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 март 2021, 18:32

Бәйрәм көндәрендә авырып китсәгез...

.

Башкортстан Хөкүмәте сайтында алдагы бәйрам көндәрендә поликлиникалар, дәваханалар һәм травмпунктларның эш графигы басылган. 8 мартта поликлиникалар бәйрәм көне графигы буенча иртәнге сәгать 8дән 16 сәгатькә тиклем эшләячәк. Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, травмпунктлар һәм дежур хезмәтләр көчәйтелгән режимда хезмәт итәчәк.
Дәваханәларда пациенттар өчен резерв урыннар, дарулар запасы әзерләнә. Шулай ук вакытында ашыгыч һәм планда каралган медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр барлана.
Бәйрәм көндәрендә Уфада өлкәннәр өчен тәгаенләнгән травмпунктлар тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Менәалар: 5че шәһәр клиник дәваханәсенең, 10чы һәм 21че шәһәр клиник дәваханәләренең травмпунктлары. Республика клиник балалар дәваханәсенең Кувыкин урамындагы 98нче йортта урнашкан травмпункты тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Моннан тыш, 5нче һәм 4нче балалар поликлиникаларының травмпунктлары
8 сәгәтьтән 22 сәгатькә тиклем бәләкәй пациентларны кабул итәчәк.
2 сәгатьтән соң Уфаныңң төньягында яшәүчеләр медицина ярдәме артынан 17нче шәһәр дәваханәсенә мөрәҗәгать итә ала (Азатлык урамы, 29). Башкаланың көньяк өлешендә яшәгән халыкны кичен Республика балалар клиник дәваханәсенең тәүлек әйләнәсенә эшләүче травмпункты кабул итәчәк.
Күзләр җәрәхәтләнгәндә тәүлек әйләнәсенә эшләүче офтальмология травмпунктларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Боҗра урамының 47нче йортында урнашкан 10нчы шәһәр клиник дәваханәсе һәм Аврора урамының 14нче йортында урнашкан Уфа күз авырыулары гыйльми-тикшеренү институтының травмпунктлары кабул
итәчәк.
Тешегез сызласа, Уфаның тәүлек әйләнәсенә эшләүче поликлиникаларына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгәть итә аласыз: Октябрь проспекты, 105/3; Блюхер урамы, 25/1; Жуков урамы,4/1.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/s-l-m-t-bulayy/Bayram-k-nd-rend-auirip-kit-ge-701810/

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BA%D0%BB%D0%B8%D0%BD%D0%B8%D1%87%D0%B5%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%8F%20%D0%B1%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B8%D1%86%D0%B0%2010%20%D0%B3%20%D1%83%D1%84%D0%B0%20%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D1%86%D0%B5%D0%B2%D0%B0%D1%8F%20%D1%83%D0%BB%2047&stype=image&lr=101166&source=wiz&pos=34&img_url=https%3A%2F%2Fsun9-34.userapi.com%2Fimpf%2FoV87-8xiUmJTotIYr8k_Hp7ACUX07c1GpdTW0w%2FwyzMKdAKSpU.jpg%3Fsize%3D604x402%26quality%3D96%26sign%3D3d18ad5f57c22d685937f25a47ae79fe%26type%3Dalbum&rpt=simage
Читайте нас: