Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 март 2021, 11:05

Хөрмә (финик) - хатын-кызлар сәламәтлеге өчен иң кирәкле ризык

.

Хөрмә (финик) - хатын-кызлар сәламәтлеге өчен иң кирәкле ризык
Финикта берничә төрдәге антиоксидант булуы ачыкланган.
Галимнәр фикеренчә, хатын-кызлар сәламәтлеге өчен финик — иң файдалы җимеш. Аны көн саен ашасаң, сәламәтлек, матурлык була, сәламәт бала табу ихтималы арта. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Хатын-кызлар хисле кешеләр, ә финикта булган триптофан организмда шатлык гармоны — эндорфин синтезлый торган аминокислота була. Көненә ике-өч финик ашау нерв системасын ныгыта, кәефне күтәрә. Гормональ үзгәреш — йөклелек, күрем, яшүсмер чорда бу аеруча мөһим. Финиктагы мелатонин гормоны исә яхшы йокларга ярдәм итә.
Финик аналыкның мускулларын ныгыта, бала күтәрүгә һәм аны җиңел табуга ярдәм итә. Күрем вакытында финик спазм һәм авыртуны бетерә, гемоглобинны арттыра.
Финикта берничә төрдәге антиоксидант булуы ачыкланган. Алар йөрәккә файдалы, яман шештән, Альцгеймер һәм шикәр авыруыннан саклый. Финик баш мие эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, глюкоза һәм башка файдалы матдәләр белән туендыра, баш миендә ялкынсыну һәм төеннәр барлыкка килүдән саклый.
Әлеге экзотик ризыкның бик калорияле булуын истән чыгармагыз. 100 грамм финикта 220- 80 ккал була. Бер финик 18-25 грамм чамасы, һәр финикта 50-72 ккал дигән сүз.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/14-03-2021/hatyn-kyzlar-s-lam-tlege-chen-i-kir-kle-rizyk-nindi-5812442
Фото: islam.ru
Читайте нас: