Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 март 2021, 15:09

Коронавирус белән авырып терелгәннән соң нәрсәне тикшерергә?

.

Коронавирустан терелгәннән соң авыруның нәтиҗәләрен күзәтергә, шулай ук кайбер анализлар тапшырырга кирәк, ди табиблар.
Әйтик, канга гомум анализ, С-реактив аксым һәм ферритинга анализ тапшыру, канның оешу сәләтен, бавыр һәм бөерләрнең күрсәткечләрен тикшерү, миокард торышын бәяләү зарур.
«Боларның барысы да сәламәтлек торышының объектив картинасын булдырырга ярдәм итәчәк һәм организмда калган ялкынсыну процессларын, анемия һәм тромб хасил булу куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте Хеликс Лаборатория хезмәте медицина докторы Дмитрий Денисов.
Моннан тыш, D витаминын һәм кандагы лактат күләмен тикшерергә кирәк, ул кислород кытлыгын күрсәтәчәк.
Шулай ук организмның инфекциягә иммун җавабын ачыклау өчен антитәнчекләр күләмен тикшерү зарур.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Koronavirustan-terelg-nn-n-so-n-rs-ne-tikshere
Фото: fdoctor.ru
Читайте нас: