Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 март 2021, 12:17

Картлык кайдан башлана?

.

Картлык биттәге җыерчыклардан түгел, аяктан башлана икән ләбаса. Моны борынгы Кытайда ук белгәннәр.
Берничә мең еллар элек табиблар организмның картаюы нәкъ менә аяктан башлануын ачыклаган. Төгәлрәге -
аяк табаныннан. Кытай медицина кануннары буенча, гәүдәнең бу өлешендә кеше органнарының дөрес
эшләвенә җавап бирүче актив нокталар бар. Алар белән шөгыльләнмәгән очракта, организмның сулавы
начарая. Нәтиҗәдә бу һәр әгъзаның картаюына китерә. Яшь калуның төп сере - аякларны ныгытуда.
Организмның картаюын тоткарлаучы нинди ысуллар бар соң? Кытай табибларының зирәклегенә мөрәҗәгать
итик.
Беренче киңәш: гимнастика.
Һичшиксез аяк очларына, үкчәгә, шулай ук аяк табанының тышкы һәм эчке якларына басып йөрергә кирәк. Бу
аякның мускулларын һәм сөякләрен ныгыта, шул исәптән кан әйләнешен дә яхшырта. Димәк, эчке
органнарның да эшчәнлеге әйбәтләнә.
Икенче киңәш: табаннарны бәргәләү.
Хәзер үк аяк табаннарыгызны "кыйный" башлагыз. Моны көн саен эшләргә кирәк. Телевизорга текәлеп
утырган арада, гәүдәгезгә файда ясагыз. Аяк бармакларының аскы өлешенә йомшак кына бәргәләргә киңәш
ителә. Моның өчен зур булмаган агач яки резин чүкеч кулланырга була. Уклау яки шешә дә ярый. Бөтен гәүдә
буйлап рәхәт җылылык таралганчы сугабыз. Бу кытай медицинасында аяклар һәм бөтен гәүдәнең кан
әйләнешен яхшырту өчен иң яхшы чараларның берсе дип санала. Ә менә күзләре начар күрә башлаганнарга
аякларының икенче һәм өченче бармак асларына суккаларга киңәш ителә. Табанның бу урыны күз белән
рефлектор бәйләнгән. Күнегүне 5 минутлап ясарга кирәк.
Өченче киңәш: массаж
Кытай табиблары табандагы юн-цюань ноктасын даими массажлап торырга чакыра. Рәсемдә ул кызыл нокта
белән күрсәтелгән. Болай эшләгәндә кан әйләнеше әйбәтләнә, аяк мускуллары йомшый. Йокысызлык, невроз
авырулары булганда да ярдәме зур. Юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 20 тапкыр басарга кирәк. Башта бер
аякка, аннан икенчесенә. Иртән дә, кичен дә эшләсәң яхшы. Өстәмә көч кулланырга кирәкми.
Икенче бер массаж - аякларны 38 градуслы суда кызарганчы тотарга кирәк. Шуннан соң ике кулның баш
бармаклары белән берьюлы ике аякның шул юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 80 тапкыр массаж ясарга
киңәш ителә. Ахырдан куллар белән бөтен аяк табанын 3-5 минут ышкырга кушыла.
Дүртенче киңәш: җәяү йөрү.
Озаклап җәяү йөрү бөтен организмга да сихәт бирә. Ялан аяк өйдә генә түгел, урман сукмалары буйлап,
бакчадагы үләндә, чирәмдә, я газонда йөрсәгез үтә дә яхшы. Никадәр иртәрәк җәяү йөри башласагыз,
шулкадәр озаграк яшәрсез. Хәрәкәттә бәрәкәт!
Чыганак: http://caydaq.tatar/kartlyk-kajdan-bashlana/
Фото: https://www.google.com/search?tbs=sbi:AMhZZitGTzReqmEk8mj20nS7HsYh7GRScmc-
pOOLpkZUF7Q6dlofvXWLjhoXbWv7OoZcCVziTpynxgCd_1xXrxW64bEGZUnDM1wdBqWiTjH7T5SLpuLKfGOR7GLp_1
uNfPNS9ghRhWG_1Zxg8p0CFrhI-PJgTSjeKnavtwRsaJcd3wlv6Rvxsl1cLNitSLNXcHfZWOtFdEX2EMZLUdt6N-
HMkI0RojGK4CZOE9kDYTQ84FG9f9gBq8d5MJ3ek_1FauuuUFzZ7jyU8zueol7rLtT1pvGAIwPg4ed4VIx4wXfSilKXOfi3
CwARVjLC7jS1O1PCEoyXFjNqg20zcVxpe-OIIHbfv71jl_1TiUTciz-bIsybQqvVyr0N5hv9wLrj-nSWVBAKhVxu3Pglit-
KMYvyO8XdNNo9MtnVmQ
Читайте нас: