Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 март 2021, 16:13

Тромб барлыкка килүнең беренче билгеләре

.

Аларны вакытында күрә белергә кирәк.
Тромбоз кешедә теләсә кайсы яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Кечкенә генә оешкан кан куркыныч нәтиҗәләргә китерә ала. Вакытны кулдан ычкындырмаска һәм авыруның беренче билгеләрен вакытында күрергә кирәк.
Әйтик, күкрәк авырту авыруның бер билгесе булырга мөмкин. Үпкә артериясе кан тамырларында барлыкка килгән тромб куркыныч. Шуңа күрә күкрәк читлегендә авырлык барлыкка килүгә сак карарга кирәк. Физик активлык вакытында, тирән тын алганда һәм ризык кабул иткәндә көчәя барган авыртуга аерым игътибар бирү зарур.
Аякта кинәт барлыкка килгән көчле авырту берничә сәгать дәвамында узмаса, шулай ук тромбның беренче билгеләре булырга мөмкин. Бу очракта да белгечкә мөрәҗәгать итү киңәш ителә.
Моннан тыш, аяк-кулларның шешенеп торуы тромбоз турында сөйләргә мөмкин. Билгеле булганча, тромбоз сыеклык артык күп булу сәбәпле барлыкка килгән гадәти шештән тыгызрак консистенция белән аерылып тора. Шулай ук бу урын авырта.
Еш кына йөрәк авырту, шулай ук, авыру билгесе булып тора, чөнки тромблар артерияләрне томалый, кислородның органнарга керүен тоткарлый. 15-20 минут дәвамында туктамаган йөрәк авырту борчылу өчен сәбәп булырга тиеш.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Tromb-oes
Фото: vecherniy.kharkov.ua
Читайте нас: