Барлык яңалыклар
Терлекчелек
7 декабрь 2018, 13:49

Савымнар арта

Район сөт продуктлылыгы буенча республикада алдынгы биш район исәбенә керде.

Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 5 декабрьгә ел башыннан һәр сыердан 5 мең 20 килограмм, үткән елга караганда 284 килограммга күбрәк сөт савып алынган.
Учалы районының күрсәткечләре яхшы. Биредә савымнар 8 тоннага якын тәшкил итә. Авыргазы, Кырмыскалы һәм Чакмагыш районнарында 6 тоннадан артык.
Республиканың тагын 13 районында савымнар 5 тоннадан арткан.
Районда „Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесе савымнар буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешкән. Һәр сыердан анда 9 тоннадан артык сөт алынган. Икенче урында „Салават” крестьян-фермер хуҗалыгы. Биредә һәр сыерга 6,8әр тонна сөт туры килә.
Читайте нас: