Барлык яңалыклар
Терлекчелек
12 декабрь 2018, 10:56

Башкортстандагы зур ферма Болотинда төзеләчәк

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Авыргазы районында сөтчелек комплексы төзү буенча масштаблы проектны тикшерде.

«Урожай» авыл хуҗалыгы предприятиесендә яңа объект төзү планы хакында агымдагы елның язында ук хәбәр ителгән иде. Шушы көннәрдә Радий Хәбиров проект белән кызыксынды. «Инвестицион сәгать» форматында очрашу вакытында Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисовның һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Рафиковның тәкъдимнәрен тыңлады.
Комплексның Болотиннан ерак түгел (элегрәк Ишле комплексы базасында ачылуы күзалланган иде) урнашачагы билгеле булды. Сыерларның баш санын 6530га (әле 2400), яшь малларны 2980гә (әле 1000) җиткерергә планлаштыралар.
117 эш урыны барлыкка килергә тиеш. Проектка инвестицияләр күләме 4 миллиард сумнан артык тәшкил итә.
Радий Хәбиров Башкорстан Республикасы Хөкүмәтенә инфраструктура буенча оптималь карарлар тәкъдим итәргә кушты. Проектны тикшерү мартка билгеләнгән.
Читайте нас: