Барлык яңалыклар
Терлекчелек
1 август 2019, 16:34

Үгезләр өчен заманча кура

"Урожай" авыл хуҗалыгы предприятиесендә симертү мәйданчыгында яңа корпус төзелә.

Фидлот яки симертү мәйданчыгы өчен терлекчелек бинасын төзү быел яз башланды. Ә мәйданчыкны яңартып корудан соң файдалануга былтыр тапшырганнар иде ("Авыргазы хәбәрчесе", 2018 ел,26 октябрь, 86 саны). Ике корпуска тагын берәү өстәлде. Биредә бетоннан нигез корылган, стена күтәрелгән, терәк колонналар куелган.
- Суүткәргеч һәм электр керттек инде. Түбәне монтажлыйсы, тәрәзә һәм ишек блокларын куясы калды. Биредә, башка корпуслардагы кебек, бозауларны асрарга уйлыйбыз. Үскәч һәм ныгынгач аларны ачык һавага күчерәбез, - ди мәйданчык мөдире Ришат Хәсәнов.
Үткән кышны үгезләр яхшы чыкты,тотрыклы артым бирде. Симертелгән терлекләрне Оренбург өлкәсендәге ит комбинатына тапшырдык. Хәзер мәйданчыкта 1100 баш мөгезле эре терлек. Аларны монда хуҗалыкның Ишле һәм Иске Әпсәләм сөтчелек комплексларыннан күчеләр. Малларның баш санын 1800 гә арттырырга планлаштыралар. Яңа корпусны төзеп бетәсе генә калды.
Киләчәктә ачык һавада асрауга күнексеннәр өчен бозауларны йөртергә яңа корпустан ерак түгел киртә абзар коралар.
Объектны сафка кетү белән биш өстәмә эш урыны барлыкка киләчәк. Әле фидлот эшчеләре төзелештән тыш иске корпусларның берсенең түбәсен яңарту һәм биналарны кышка әзерләү белән мәшгуль. Йогышсызландыру, стена агарту эшләре бара.
Читайте нас: