Барлык яңалыклар
Терлекчелек
29 август 2019, 16:59

Доктор Айболит ярдәмгә ашыга

„Табиб кешене, ә ветеринар кешелекне дәвалый” - академик Иван Павловның бу сүзләре юкка гына канатлыга әйләнмәгән. Ветеринар - иң игелекле, шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары иң тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора.

Ветеринария хезмәткәрләре коллективы бәйрәмне билгеле уңышларга ирешеп каршылый. Районда хайваннарны һәм терлекчелек продукциясен, шулай ук гражданнарның шәхси хуҗалыкларында асралган барлык төр хайваннарны да идентификацияләргә ярдәм итүче, эт, мәчеләрне чиплаштыруда озата баручы документларның электрон төрен булдыру буенча эш дәвам итә. Бюджет акчалары исәбенә Ишле ветеринария участогына ГАЗ нигезендәге йогышсызландыру җайланмасы, җиңел „Лада-Гранта”, Солтанморат ветеринария дәваханәсе хезмәткәрләре өчен модуль бина сатып алынды. Ишле ветеринария участогы мөдире Миңневәрис Изекәев, Солтанморат ветеринария дәваханәсенең ветеринария фельдшеры Рәүф Әлимбәковлар эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Әлеге вакытта яшь терлекләрне биркалау дәвам итә. Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренең умарта гаиләләренә чиплар беркетү башланды. Йорт кошларын һәм башка терлекләр белән сату итү өчен урыннар билгеләнгән. Агымдагы елның беренче кварталында төрле эшчәнлектән кергән керем суммасы 2 миллион 882 мең сум тәшкил итте. Ул акчалар үзебезнең хезмәткәрләргә дәртләндерүче түләүләргә һәм матди-техник базаны ныгытуга (җиһазлар сатып алу, биналарда капиталь ремонт үткәрү) юнәлтелә.
Ветеринария хезмәтенең эшендә хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел. Мәсәлән, ветеринария участоклары биналарын тергезү, капиталь ремонтлау, яңаларын төзү. Безнең ветеринария участоклары „Елның иң яхшы ветеринария участогы” республика конкурсларында башкалар белән конкуренция алып барсын өчен аларны җиһаз, компьютер, интернет, мебель һәм мөмкинлеккә карап автомашиналар белән тәэмин итү мөһим. Һәр ветеринар компьютер техникасын файдалана, „Меркурий” белән „Регагро” кебек интеграцион системалары белән эшли, электрон төрдә отчет төзи белергә тиеш.
Район ветеринария хезмәте Равил Солтановның исеме белән тыгыз бәйле.
Ул 35 ел дәвамында баш ветеринария табибы булды, хаклы ялга киткәнче станция начальнигы вазифасын башкарды.
Югары белемле, тәҗрибәле җитәкче терлекләрне дәвалауда заманча алымнар кертүгә даими игътибар бүлде. Үз эшенең остасы һөнәренә кагылышлы теләсә кайсы мәсьәләне тиешенчә хәл итте, шуның белән коллективта һәм районның ветеринария белгечләре арасында абруй казанды. Ул районда терлекчелекнең үсешенә, эпизоотик иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Үз дигәнендә нык торучанлыгы, нык булуы аркасында ветеринария станциясенең яңа биналары, лаборатория төзелеп бетте. Дәүләт ветеринария хезмәтендәге күпьеллык намуслы эше өчен район хакимиятенең, югары оешмаларның мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул „БАССРның атказанган ветеринария табибы”, „Русия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” исемнәренә лаек булган. Хаклы ялда булуына карамастан, Равил Нурмөхәммәт улы туган коллективын онытмый, аның тормышы белән даими кызыксынып тора. Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәсе каршындагы җәмәгать советы әгъзасы.
Хөрмәтле коллегалар, район ветеринария хезмәткәрләре, ветераннары! Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Бу авыр юлны сайлаганнарга рәхмәт белдерәм. Бәхет, сәламәтлек, оптимизм, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, яңа казанышларга ирешүегезне телим!
Т.ИБРАКОВ,
район ветеринария станциясе начальнигы.
Читайте нас: