Барлык яңалыклар
Терлекчелек
29 август 2019, 01:23

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышка әзерләнә

Терлекчелек тармагында мөһим биналарны кышлатуга әзерләү чоры бара.

Малларның баш санын һәм продуктлылыкны саклап калу өчен барлык чараларны да үтәргә кирәк.
28 августта терлекчелек биналарын кышкылыкка әзерләүне тикшерү комиссиясе “Салават” хуҗалыгында булды. Бүген биредә барлыгы1414 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 469 сыер, 80 ат асрала. Алар сөтчелек юнәлешендәге өч фермада һәм Нагадак авылында урнашкан симертү мәөданчыгынна урнаштырылган.
Быел Нагадакның 2 санлы сөтчелек фермасында, 2,5 миллион сумга яшь бозаулар өчен бина, азык бирү урыннары үзгәртеп корылган, йогышсызландырылган һәм агартылган.
Чуваш Карамалы сөт һәм товар фермасында7 миллион сумга йөртү урыны белән бозаулар абзары, таналарны асрау өчен ябылган мәйданчык азык әзерләү биналары үзгәртеп корылган.
Авыл хуҗалыгы идарәсе комиссиясе “Салават” җәмгыятенең терлекчелек объектларының кышка әзерлген раслады. Хуҗалыкка 2019-2020 еллар кышына әзерлек паспорты тапшырылды. Комиссия эшен башка хуҗалыкларда дәвам итәчәк.
Читайте нас: