Барлык яңалыклар
Терлекчелек
22 июль 2020, 11:01

Солтанморатлыларны нәрсә борчый?

Солтанморат авылында республика Башлыгы мал симертү комплексында (фидлот) булды.

Биредә ит юнәлешендәге 1,5 мең сыер малы асрала.
"Урожай" компанияләр группасы җитәкчесе Радик Рафиков әйтүенчә, фидлот оештыру өчен предприятие әүвәл сөт фермасы биналарын реконструкцияләгән. Бозау азбарларыннан тыш, аграрийлар үстерү һәм симертү цехы ачкан. Аларга 40 көнлек бозауларны урнаштырып, авырлыгы 300 килограмга җиткәнчә симертәләр.
Солтанморатта Радий Фәрит улы авыл халкы белән аралашты. Алар су тәэминәтенә бәйле кыенлыклары турында сөйләде, барча авылны төзекләндерү, кайбер иске биналарны сүтү яки алмаштыру зарурлыгын, янгын машинасына ихтыяҗ булуын билгеләде.
Радий Хәбиров район башлыгына хәлнең асылына төшенеп, урындагы халыкка ярдәм чараларын күзалларга кушты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: