Барлык яңалыклар
Төзелеш
10 октябрь 2018, 19:22

Асфальттан җилдереп кенә!

Республика көне алдыннан Төрембәттә яшәүчеләр бүләккә асфальт юл алды. Ул авылның Яр буе һәм Шәйморатов урамнарын тоташтыра.

Асфальт җәючеләр бригадасы (сулдан уңга) беренче рәттә: юл эшчесе Петр Сидоров, каток машинисты Гыйндулла Вәлиев, асфальт җәючеләр Рәмил Мәгъдәнов, Дамир Гыйндуллин, асфальт салу машинисты Әсгать Габитов; икенче рәттә: водитель Айрат Ваһапов, каток машини
Асфальт җәючеләр бригадасы (сулдан уңга) беренче рәттә: юл эшчесе Петр Сидоров, каток машинисты Гыйндулла Вәлиев, асфальт җәючеләр Рәмил Мәгъдәнов, Дамир Гыйндуллин, асфальт салу машинисты Әсгать Габитов; икенче рәттә: водитель Айрат Ваһапов, каток машини
Июльдә «Өршәк буе уеннары» этник бәйрәмендә район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов авыл Советына 5 миллион сум акча тапшырды. Авыл биләмәсе хакимияте бу акчаны изге эшкә - юл төзүгә тотынырга карар итте. Ком-таш юл аеруча язгы-көзге чорда бик начар хәлдә булды. Яңгыр яуганда урамга кадәр барырлык түгел - машиналар һәм халык үзе дә пычракка батып йөрде. Һәм менә Авыргазы юл ремонтлау-төзү идарәсе бер атна эчендә диярлек 800 метр озынлыгындагы юлны капиталь ремонтлады.
- Юлны төзегәндә бөтен таләпләр дә үтәлде, - ди баш инженер Нияз Гыйниятов. - Башта 10 сантиметр калынлыгында ком-таш катнашмасы салдык, аннары нигезен 15 сантиметр калынлыгында вак таш белән тигезләдек. Һәм шуннан соң гына икешәр катлам асфальт җәйдек, һәркайсы 4әр сантиметр. Асфальтны 38 чакрым ераклыкта урнашкан Талбазыдан ташыдылар.
Водительләр Дамир Шаһиев, Александр Кулагин,Валерий Васильев үзбушаткыч КамАЗларда көн саен 4-5әр рейс ясадылар. Ринат Гомәровның асфальт җәючеләр бригадасы бу көннәрдә аеруча тырышып эшләде. Юлның сыйфаты турында авыл халкы үзе фикер йөртә ала. Ул кара тасма булып ялтырап ята, водительләр анда тизлекне арттыра, балалар да велосипедта җилдерә.
- Афәрин, юлчылар! Асфальтны яхшы итеп җәйделәр, - ди авыл Советы хакимияте башлыгы Аманулла Мөхәммәтшин да. - Хәзер район үзәгенә проблемаларсыз барып җитеп була! Балаларга да мәктәпкә йөрергә уңайлы.
Ә иң мөһиме - ашыгыч ярдәм һәм янгын машиналары урамга кадәр үтә алачак, ди урындагы халык. Властька һәм эшне сыйфатлы башкарган юл хезмәткәрләренә алар рәхмәтләрен җиткерә.
Читайте нас: