Барлык яңалыклар
Төзелеш
1 ноябрь 2018, 23:50

Сөенегез, сабыйлар!

Район үзәгендә яшәүче балаларның хыялы "Бердәм Русия" партиясенең "Реаль эшләр" проекты тарафыннан тормышка ашырылды.

Ленин урамындагы 127-129 санлы күп катлы йортлар ихатасындагы уен мәйданчыгы балалар һәм аларның ата-аналары өчен чын-чыннан бүләк булды. Ул 100 мең сумга төште. Бу агымдагы елда шушы проект буенча тормышка ашырылган районда сигезенче һәм Талбазыда өченче мәйданчык. Биредә таганнар, таучыклар, карусель урнаштырылган, ком китерелгән.
Бер сүз белән әйткәндә, сабыйлар вакытларын уйнап үткәрәчәк, ә ата-аналар аларның кайда булуын белеп торачак.
Читайте нас: